Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Икмәккә бәя арту көтелми
Татарстанда икмәк-күмәчкә бәяләр арту көтелми. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.
«Әлегә бездә икмәк бәяләре саклана. Якын арада бәя артуны көтмибез», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә икмәк пешерүчеләр өчен федераль һәм республиканың ярдәм чаралары гамәлдә. Республикада бу максатларга 300 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
«Без ел дәвамында ярдәмне бүләбез һәм квартал саен җиткерәбез. Хәзер, мөгаен, акчаларның 40 процентын без икмәк пешерүчеләргә җиткердек», – диде Җәббаров.
Россия Президенты Владимир Путин икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә майның икенче яртысыннан илдә бәяләрнең үсүдән туктавы турында әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз