news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агростартап» грантына гаризалар кабул итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын бирүгә гаризалар алу башлану турында игълан итте. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Грант «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Гаризалар һәм документлар агымдагы елның 29 июленнән 28 августына кадәр электрон рәвештә «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын тутыру юлы белән түбәндәге сылтама буенча кабул ителә.

  • https://promote.budget.gov.ru/.
news_right_1
news_right_2
news_bot