news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кредитларны субсидияләүгә 60,5 млрд сум акча бирелә

Россия Федерациясе Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы кредитларны субсидияләүгә өстәмә рәвештә 60,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Тиешле күрсәтмәгә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кул куйды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Хөкүмәтнең резерв фондыннан бирелгән бу акчалар алдан бирелгән 48 мең кредитка ташламалы процент ставкасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бу исә үз чиратында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә күләмдә чимал һәм азык-төлек җитештерү өчен әйләнештәге акчаларны азат итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы кредитлау программасы буенча субсидияләрнең гомуми күләме 2025 елда 250,1 млрд сумга җитте», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot