Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры: Татарстанда язгы чәчү 49 процентка төгәлләнде
Татарстанда язгы чәчү 49 поцентка төгәлләнгән, ягъни планлаштырылган мәйданнарның 895 мең гектарында эш беткән. Бу хакта, шулай ук техниканы урып-җыюга әзерләү турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.
Министр сүзләренчә, бөртеклеләр планның 57 процентында (605 мең га), шикәр чөгендере — 70% (35 мең га), кукуруз — 16% (32 мең га) чәчелгән. Тулаем алганда, 2022 елгы чәчү вакытында 1,8 млн га мәйданда чәчү планлаштырыла.
Буа, Тәтеш, Спас, Аксубай, Зәй, Мөслим, Мамадыш һ.б. районнар эшләрне башкару темплары буенча алда бара.
Татарстанның техник мөмкинлекләре язгы кыр эшләрен агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә, диде ул. Шул ук вакытта тәүлегенә 150 мең гектарга кадәр территориягә чәчәргә мөмкин.
Көзге культураларны тукландыру тәмамланды диярлек — 480 мең га, ягъни мәйданнарның 98 проценты, күпьеллык үләннәр буенча күрсәткеч әлегә бераз түбәнрәк — 73 процент яки 300 мең га.
Шуның белән бергә республикада урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Техниканы ремонтлау өчен монда 2 млрд сумнан артык акча кирәк.
Җаббаров сүзләренчә, техникага оригиналь запчастьләр булмаганда, хуҗалыкларга альтернатив тәэмин итүчеләрне эзләргә кирәк.
Ахырда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Президенты Саба районын тәүлегенә рекордлы 300 тонна сөт савып алу белән котлады. Муниципалитет бу билгене узып, Татарстан буенча дүртенче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз