Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры быел ашлыклар сөрлегү ихтималы булуын әйтте
Марат Җәббаров үсешне көйли торган препаратлар кулланырга киңәш итте.
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел ашлыклар сөрлегү куркынычы булуын әйтте.
"Явым-төшемнәр күплеге һәм җылы һава торышы белән үсемлекләр тиз арада үсеп китәчәк. Азотлы ашламалар белән дә тукландыру барганлыктан, салам бөртеге үсеп китеп, икмәкләр сөрлексә, көзен урып-җыюны кыенлаштырырга мөмкин. Бу, бигрәк тә, уҗым культураларында күзәтелергә мөмкин", - дип белдерде Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта.
Министр үсешне көйли торган препаратлар кулланырга киңәш итте.
Җәббаров, шулай ук, күпләп яуган явым-төшемнәр туфракны тыгызландырганын әйтте.
"Һәркайда диярлек туфракта калын катлау бар, аны игеннәр шытып чыкканчы да, шытып чыккач та тырмалап чыгу зарур. Әлеге технологик операциядә, шытымнарга азрак зыян китереп, ротацион тырма нәтиҗәле эшли", - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз