news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта ике ат беренче килде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта ике ат беренче килде

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышында ике ат беренче булып килде. "Браун Мун Тн" (җайдак - Александр Александров) һәм һәм "Билли Грим" (җайдак - Хәмзәт Улубаев) кушаматлы атлар бер үк вакыт күрсәтте.

Жокей Хәмзәт Улубаев Чечня республикасыннан килгән. Ул "Татнефть" ширкәтенең атында ярышты.

"Татнефть"та якын дусларым эшли. Алар мине чакыра, 2012 елдан ярышларга киләм. Чабыш вакытында атның сулышын, кәефен, халәтен аңларга кирәк. Алар җайдакның куркуларын да, үзенә ышанычын да, кәефен дә сизә. Мин былтыр да бу атта ярышкан идем, тик анда призлы урын булмады. Мин инде 15 еллап ат спорты белән шөгыльләнәм. Хәзер энеләрем дә атлар белән кызыксына", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Министрлык призына ярышка 16 ат чыкты. Атлар 1800 метр дистанцияне үтте. Приз фонды - 350 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100