news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чәчүне 5 сентябрьгә кадәр төгәлләргә чакырды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларны көзге культураларны чәчүне оптималь срокларда – 5 сентябрьгә кадәр төгәлләргә чакырды. Муниципалитетлар катнашындагы киңәшмәдә шул турыда әйтелде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коры һава торышы туфракта дым запасының кимүенә китерде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кайбер районнарда коры җил исүен һәм атмосфера корылыгы башлануын теркәде. Туфракта дым запасларына бәйле вазгыять бик кискен түгел», - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин.

Ул билгеләп үткәнчә, республика аграрийлары 968 мең гектарда игеннәрне суктырган, 3,8 миллион тонна ашлык җыеп алган, бу гомуми мәйданның 68 процентын тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot