Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Азнакайга эшлекле сәфәргә килде
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь белгечләре «Азнакай» агрофирмасының мега-фермасында булды. Алар «Кайдзен» сакчыл җитештерү сынау проектының гамәлгә ашырылышы белән танышты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Комплексның беренче чираты 2021 елның октябрь аенда файдалануга тапшырылган иде. Узган ел аның икенче чираты да төзелде, биредә бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны 4850 башка җиткән, шуның 3900 башы – сыер, 3361 сыер савыла. Көнлек савым 75 тоннадан артык, бер сыерга уртача 22 кг туры килә.
«МЭКТ» җәмгыяте директоры урынбасары – җитештерү системасы җитәкчесе Алмаз Зарипов «Агросила» холдингының үсеш стратегиясе, җитештерү культурасы турында сөйләде.
«Җитештерүне планлы рәвештә яхшырту – «Кайдзен» проекты безнең холдинг оешкан көннән бирле тормышка ашырыла. 2014-2022 еллар эчендә хезмәткәрләрдән 36 меңнән артык тәкъдим булып, аның 85 проценты гамәлгә кертелде һәм 71 млн сумнан артык нәтиҗә бирде», – диде ул.
Азнакай товарлыклы-сөтчелек комплексы идарәчесе Ленар Авзалов белдергәнчә, проект буенча 7 ел эшләү дәверендә производствода күп кенә проблемаларны уңай хәл итеп, җитештерүчәнлектә 30 процент экономия ясалган, икътисади нәтиҗә елга 24,6 млн сум тәшкил иткән.
«Агросила» җәмгыяте – Татарстанда гына түгел, Россиядә эре җитештерүчеләрнең берсе һәм ул күпләргә үрнәк булып тора. Азнакай мега-фермасында сакчыл җитештерү технологиясе белән якыннан танышып, тәҗрибә туплап кайтабыз», – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы урынбасары Азат Шәйдулов.
Кунакларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, «Азнакай» агрофирмасы җитәкчесе Ирек Катеев озата йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз