news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өченче баласы туган авыл хатын-кызларына акча түләү турында мөрәҗәгать Мишустинга юллана

Бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз өченче утырышында авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер мәртәбә түләүне билгеләү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать кабул ителде.

Мөрәҗәгатьне хатын-кыз депутатлар әзерләгән. Бу мәсьәлә буенча «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясады. Ул Татарстанда авылда яшәүче хатын-кызларга ярдәм чаралары республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылуын искәртте.

«2018 елда ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнгән: 25 яшькә кадәр беренче бала туса – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче бала туса – 100 мең сум. Бу ярдәм чарасы шактый нәтиҗәле булды: 2018 елдан, 8,8 мең баланы исәпкә алып, беренче бала туган өчен түләүләр – 6 процентка, өченче бала өчен 27 процентка арткан. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 518,8 млн сум бүлеп бирелгән.

Татарстан буенча тулаем алганда, шушы вакыт эчендә өченче һәм аннан соңгы балалар саны 3,5 процентка, ә авыл җирлегендә гаиләдә өченче булып туган балалар 5 процентка арткан.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматлары буенча, бүген беренче бала туганда хатын-кызларга уртача 29 яшь тәшкил итә. Моңа бәйле рәвештә, безгә иҗтимагый оешмалар, муниципль район башлыклары, яшь ягыннан чикләүне бетерүне һәм авыл җирлегендә өченче бала табарга теләгән барлык хатын-кызларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Хөрмәтле депутатлар, без Татарстанда 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен тормышка ашырыла торган ярдәм чарасын, федераль бюджет хисабыннан бөтен ил территориясендәге хатын-кызлар өчен чикләүләрсез күрсәтү кирәклеге турында позициябезне хуплавыгызны сорыйбыз.

Мөрәҗәгать проекты парламентның Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды һәм хупланды, Дәүләт Советының Хокукый идарәсенең уңай бәяләмәсен алды.

Әлеге ярдәм чарасын федераль дәрәҗәгә күтәрү авыл халкы саны кимүен акрынайтырга, күп балалы гаиләләргә, аналар һәм балаларга социаль гарантияләр системасын тулыландырырга, демография өлкәсендә илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Татарстан өчен мондый карар кабул итү авылда балалар тууга федераль казна хисабыннан ярдәм чараларын ныгытуны аңлатачак...», диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге тәкъдим Идел буе федераль округының барлык регионнары тарафыннан да хупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100