news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Авыл укытучысы» программасы буенча 2025 елда Татарстанга 12 укытучы кайтып эшкә урнашкан

«Авыл укытучысы» федераль программасы буенча узган 2025 елда Татарстанга 12 укытучы эшкә кайткан. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә министрлыкның Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сөйләде.

2020 елдан республикада «Авыл укытучысы» федераль программасы гамәлдә, аның кысаларында авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә яки халкы 50 меңнән кимрәк кечкенә шәһәрләргә эшкә күченеп кайтучы укытучылар 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация акчасын ала.

Программа биш ел гамәлдә булган чорда республикага Россиянең төрле төбәкләреннән 72 укытучы кайткан, шул исәптән, педагогик көллиятләрне тәмамлаган 4 белгеч.

«Авыл укытучысы» программасы буенча безнең мәктәпләргә көллиятне тәмамлаучылар да килә. Арча педагогик көллиятеннән өч укытучы килде, Яр Чаллы педагогик көллиятеннән бер укытучы урнашты. Алар 1әр миллион сум акча алды», – диде Гүзәл Гатауллина.

2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән 13 укытучы килгән, 2023 елда – 23, 2021 елда – 11, 2024 елда – 3, 2022 елда – 10, 2025 елда 12 укытучы эшкә кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot