news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе– 2026» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе– 2026» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел 13 нче тапкыр оештырылды. Бәйге укытуның инновацион алымнарын кулланган иң яхшы авыл педагогларын ачыклау һәм аларның хезмәтенә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату, шулай ук авыл укытучыларының үз һөнәри мохитендә абруен күтәрү һәм аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау максатыннан үткәрелә.

«Авыл укытучыларының абруен күтәрү өчен уздырыла торган бәйге бу. Катнашучылар бик матур дәресләр бирделәр. Математика, физика, химия дәресләре дә күрсәтелде. Бу – безнең авыл укытучыларына булган хөрмәтебезне күрсәтеп тора торган бер чара. Авыл укытучысы ул – авылны саклап торучы, яклаучы, аны тәрбияләүче, киңәш бирүче бер илаһи зат. Авыл укытучысына яше дә, карты да киңәш сорап килә. Укытучыларга хөрмәт тагын да югары булырга, без аларны күрсәтергә тиеш», – диде министр Илсур Һадиуллин.

«Авыл тәрбиячесе» республикакүләм конкурсының җиңүче дипломы Питрәч районының Куюки авылы 3 нче «Улыбка» билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гафуровага тапшырылды.

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсында I урынны Фәйзрахман Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиева яулады.

Быел бәйгедә катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан 265 гариза кабул ителгән. Беренче этапта катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча иҗади эш әзерләп җибәргән. Аларга «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә», «Минем дәрес»: авыл укытучысы язмалары, «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы кебек темалар тәкъдим ителгән.

Икенче этапта катнашучылар жюри игътибарына үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен чагылдырган видеороликларын күрсәткән. Шушы сынау нәтиҗәләре буенча Апас, Питрәч, Сарман, Балтач, Әлки, Азнакай, Актаныш һәм Кукмара районнарыннан 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалга чыккан.

Бүгенге тантаналы чарада, шулай ук, яшь мөгаллимнәрне укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot