news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең II турына нәтиҗәләр ясалды

«Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең II турына нәтиҗәләр ясалды
Фото: © «Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдим итте

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең II турына нәтиҗәләр ясалды.

Быел бәйгегә барлыгы 100дән артык эш кабул ителгән. Әлеге эшләрдән жюри әгъзалары 10 укытучы һәм 4 тәрбиячене финал турына сайлап алды.

«Авыл укытучысы» номинациясе:

  • Гарипова Наилә Әсхәт кызы, математика укытучысы (Әлки районы Иске Алпар урта мәктәбе)
  • Дәүләтова Илгина Газинур кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбе)
  • Назарова Эльмира Фердәүс кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Пермь крае Барда муниципаль округы Үдик урта мәктәбе).
  • Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Биектаудагы 4нче урта мәктәп)
  • Сафиуллина Гөлинә Җамалетдин кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. (Питрәч районы Кощак урта мәктәбе)
  • Ярухина Людмила Александровна, туган (чуваш) тел һәм әдәбият укытучысы (Чүпрәле районы Яңа Үби төп мәктәбе)
  • Шакирова Зилә Фәрхәт кызы, инглиз теле укытучысы (Балтач урта мәктәбе)
  • Җиһаншин Алмаз Равил улы, информатика һәм физика укытучысы (Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе)
  • Латыйпова Энҗе Флүс кызы, химия укытучысы (Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбе)
  • Мортазина Ләйсән Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы (Мөслим районы Мөслим гимназиясе)

«Авыл тәрбиячесе» номинациясе:

  • Сәйфуллина Гүзәл Илгизәр кызы, тәрбияче (Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2нче балалар бакчасы)
  • Сәлахова Мәрьям Искәндәр кызы (Балтач районы Карадуган балалар бакчасы)
  • Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, тәрбияче (Лаеш районы Комлы Кавал авылы балалар бакчасы)
  • Хитцова Алена Викторовна, укытучы-логопед (Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчасы)

Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025 конкурсының II турында кокурсантлар Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел, Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел, данлыклы татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бирелгән темаларга нигезләнеп төшерелгән 20 минутлы видеоматериаллары белән катнаштылар, осталык дәресләре, шөгыльләр күрсәттеләр.

Алда аларны яңа сынаулар һәм мәртәбәле бүләкләр көтә. Алар бу юлы ачык дәрес, шөгыльләре белән абруйлы жюри алдында чыгыш ясаячаклар. Конкурсның йомгаклау этабы сентябрь ахырында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә һәм «Карлыгач» балалар бакчасында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot