news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесе җиңүчеләре мәгариф министры белән очрашты

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләргә министр Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Бу турыда «Мәгариф» журналы сайты хәбәр итә.

Фото: «Мәгариф»/ Альберт Сабиров

Быел абсолют җиңүче булып Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Шакирова танылды. Икенче дәрәҗәдәге дипломга Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина Сәмигуллина лаек булды. Өченче абруйлы урынны Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мостафина һәм Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы Екатерина Цыкина бүлеште.

Татар һәм рус төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр арасында Биектау районы Ямаширмә авылы «Йолдыз» балалар бакчасыннан Энҗе Гыйләҗева белән Әгерҗедәге 7 нче «Малыш» балалар бакчасыннан Миләүшә Нургалиева беренче дип табылды.

Фото: «Мәгариф»/ Альберт Сабиров

Әлки районының Базарлы Матак авылы «Берёзка» бакчасы укытучы-логопеды Наталья Коновалова, Апас районы Борнаш авылы «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Шәйхетдинова «Оста тәрбияче» «Милли традицияләр сагында» номинацияләрендә дипломга лаек булды.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары быел әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә унберенче тапкыр үткәрде. Авыл тәрбиячеләре анда өченче тапкыр катнашты. Конкурсның йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе һәм «Йолдыз» балалар бакчасы базасында үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100