news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Авыл укытучысы - 2022» бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар - исемлек

«Авыл укытучысы - 2022» бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар - исемлек
https://mon.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Республика иҗтимагый фонды белән берлектә, иҗади үзешчәнлекне тәрбияләү, педагогик хезмәткәрләрнең алдынгы инновацияләренә омтылыш, авыл укытучыларының абруен күтәрү максатында үткәрелә, диелә министрлык хәбәрендә.

Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге

1 урын - Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Нәбиуллин Руслан Дамир улы;

2 урын - Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Сабирова Гөлназ Мансур кызы;

3 урында ике финалист: Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөләйманов Рамил Хафиз улы һәм Питрәч районының Татар Ходяшы урта мәктәбенең биология укытучысы Җиһаншина Зөлфия Равил кызы

Номинацияләрдә җиңүчеләр

«Җиңүгә омтылыш» – Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлилова Гөлнар Мансур кызы

«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» - Сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рамзил кызы;

«Үзе укыткан предметка мәхәббәт» - Әлмәт районы Минлебай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әхмәтзаһирова Гүзәл Мөкатдәс кызы;

«Тема тирәнлеге өчен» - Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең биология һәм география укытучысы Һадиева Рүзилә Рәфыйк кызы;

Тәрбиячеләр арасында

«Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә - 3 нче номерлы Актаныш балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Әлфирә Индус кызы;

«Балалар сәламәт булсын» номинациясендә – Балтачның 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Гөлназ Нурулла кызы;

«Мактаулы остаз» күкрәк билгесе, хезмәт ветераны, Биектау районының легендар математика укытучысы Афанасьева Флера Васильевнага тапшырылды.

Быел «Авыл укытучысы» һөнәри осталык конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100