news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Авыл укытучысы – 2019” җиңүчесе: Авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде

Татарстанның Дәүләт Советында “Авыл укытучысы – 2019” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

“Авыл укытучысы – 2019” җиңүчесе: Авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Авыл укытучысы – 2019” конкурсы абсолют җиңүчесе Ленингорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында сөйләде.

“Әлеге конкурста катнашуым белән бик горурланам. “Мәгариф” журналына һәм конкурс оештыручыларына рәхмәт белдерәм. Гади авыл укытучысын зур дәрәҗәгә күтәргәнегез өчен рәхмәт. Коллегаларга исәнлек-саулык, сабырлык телим. Авыллар бетмәсен, мәктәпләрнең киләчәге булсын иде”, - диде ул.

Зөлфия Хисамова сөйләвенчә, аның әти-әниләре укытучы булмасалар да, "Мәгариф" журналын яздырып барган. “Әтием белән бергә елныкын-елга төпләп, җыеп бардык. Аның авыл укытучыларына шулкадәр хөрмәте зур булды. Мин ике дә уйламыйча педагогика көллиятенә укырга кердем. Ачык дәресләргә әзерләнер алдыннан авылга кайта идем дә, шушы журналдан кирәкле мәгълүматны таба идем”, - ди ул.

“Мәктәптә эшләвемә дә утыз елдан артык вакыт узды. Илебездә мәгариф өлкәсендә күп үзгәрешләр булды. Нинди генә үзгәрешләр булса да, мин иң беренче яңалыкны “Мәгариф” журналыннан укыдым. Бу конкурсларда катнашу үз-үзеңне сынап карау өчен зур мөмкинлекләр ача. Мин “Мәгариф” журналы һәрбер укытучының өстәл китабы булырга тиеш дип саныйм”, - диде конкурсның абсолют җиңүчесе.

“Авыл укытучысы – 2019” конкурсында II урын Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе физика укытучысы Таһир Сәмигуллинга, III урын Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Зилә Мөхәммәтовага һәм Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Мусинага бирелде.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:

“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Рәисә Рафикова, Кама Тамагы урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы.

“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Мөнирә Сәйфуллин, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы.

“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Айрат Кәлимуллин, Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

“Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Асия Закирова, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология-химия укытучысы.

“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә – Лариса Пашина, Спас районы Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

“Традицияләргә тугрылык” номинациясендә – Ленуза Мөхәрләмова, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Җиңүчеләрне Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева котлады. Аларга чәчәк бәйләме, дипломнар һәм журналга бушлай язылу бүләк итте.

  • “Авыл укытучысы” конкурсын “Мәгариф” журналы 2014 елда оештырып җибәргән иде. Аны үткәрүдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да үз өлешен кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100