news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Авыл укытучысы-2014” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Һөнәри ярышның соңгы этабы бүген үткәрелде

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән, “Мәгариф” журналы, ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, “Авыл укытучысы–2014” конкурсы уздырды. Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау; иҗади һәм инновацион укытуга омтылган мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау; милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен күтәрү – һөнәри ярышка әнә шундый максатлар куелган иде.

Конкурсантларның педагогик осталыгын, һөнәри дәрәҗәсен һәм “Авыл укытучысы-2014” конкурсы җиңүчесен ачыклау максатыннан, аның III этабы бүген Мәгарифне үстерүинституты бинасында үткәрелеп, алдагы этапта җиңгән 10 укытучы (конкурска исә яңа заман авыл укытучысы турында барлыгы 500 эссе-хат килгән, 400ләбе журнал сайтына урнаштырылган булган - ред.) үз предметлары буенча мастер-класс күрсәтте. Аларның эшен бәяләгән мәртәбәле жюри Кукмара районының Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Бәшәрованы (I урын) (фотосурәттә), Алексеевскиның 2 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Җамалиеваны (II урын), Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең 3 нче урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянованы (III урын) җиңүчеләр дип тапты.

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов йомгаклау сүзе белән чыкты һәм әлеге конкурста катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге басма редакциясеннән шундый хәбәр алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100