news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл укытучыларына коммуналь хезмәткә түләү өчен компенсация бирергә җыеналар

Мәгариф министрлыгы авылда эшләүче укытучылар өчен ташламалар исемлеген арттырырга тәкъдим итә.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Авыл торак пунктларында, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 меңнән азрак кеше яши торган шәһәрдә эшләүче педагогларга торак биналарның коммуналь хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Анда җылылык һәм электр өчен компенсация дә керә», диелгән хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, чыгымнарны каплау күләмен, шартларын һәм тәртибен Россия Хөкүмәте һәм төбәкләр раслаячак. Компенсация өчен акчаларны федераль бюджеттан һәм субъектлар бюджетларыннан бүлеп бирү планлаштырыла.

Авылдагы укытучылар өчен күп кенә социаль ярдәм чаралары каралган, шул исәптә «Земский учитель» программасы да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot