news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл турында тапшырулар алып барган ветеран тележурналист Алик Зыятдинов вафат булды

Мәрхүм белән хушлашу 1 июньдә, 9.00 сәгатьтә булачак.

 (Казан, 31 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Тележурналист, телевидениедә озак еллар "Авыл" тапшыруын алып барган  Галәветдин Зыятдинов (Олег Зыятдинов, Алик Зыятдинов, Галәү Зыятдинов исемнәре белән дә чыгыш ясады) бүген 77 яшендә вафат булды. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бу хакта журналистның дусты, кияве, хезмәттәше, "Яңа Гасыр" телекомпаниясе хезмәткәре Самат Бәдретдинов хәбәр итте.

Галәветдин Зыятдинов хатыны Нина белән

Самат Бәдретдинов әйтүенчә, Галәветдин Зыятдинов яман шеш авыруы белән 3 еллап авырган, ярты еллап авыр хәлдә булган. "Ул бик кешелекле кеше, һәрвакыт булышырга тырыша иде", - дип искә алды аның турында хезмәттәше. 

Телевидение журналисты, хәзер "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә "Авыл офыклары" тапшыруын алып баручы Раиф Гыймадиев Олег Зыятдиновның бик гади кеше булуын искәртеп узды. "Ул гади, авыл кешеләре турында программалар әзерли иде. Үзе дә бик гади, ачык кеше булганга, аны тамашачылар да бик яраталар иде", - диде ул. Раиф әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче урта һәм өлкән буын белгечләр барысы да Олег Зыятдинов тапшыруларын карап үскән, тәрбияләнгән кешеләр. "Алар арасында Олег Зыятдиновны белмәүче кешеләр юк", - диде Раиф Гыймадиев.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә 9.00 сәгатьтә, Серов урамы 35 йортта булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot