Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл товар җитештерүчеләре 15 мең тоннадан артык дизель ягулыгы сатып алган
Язгы кыр эшләре үткәрүгә һәм терлек азыгы әзерләүгә ТР районнарына 70 мең тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелгән
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның авыл товар җитештерүчеләре 15 мең тоннадан дизель ягулыгы сатып алган. Гомумән, язгы кыр эшләре үткәрүгә һәм терлек азыгы әзерләүгә ТР районнарына 70 мең тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Гаттиятов белдерде.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре ягулык-майлау материалларын март, апрель һәм май айларында алыначак.
Авыл товар җитештерүчеләре дизель ягулыгын ташламалы бәядән килограммын 31 сумнан алуын да билгеләп үтәргә кирәк, ә базар бәясе 36,3 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз