Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Конкурсның приз фонды - 1 000 000 сум.
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды. Жиңүчеләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова. бүләкләде.
"Сез язучылар татар халкының бай тарихын, мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә, халкыбызны рухи баетуга, берләштерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Шушы юнәлештә алып барылган матур иҗатыгызга бүген нәтиҗәлр ясап, планнар корасыз", - диде Гөлнирә Абдрахманова.
Ул берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның матур традициягә әверелүен ассызыклады.
Проза әсәрләре конкурсының "Повесть" номинациясендә беренче урынны "Ак читек" әсәре өчен Айгөл Әхмәтгалиева алды, икенче урында - "Кышның бер төне" әсәре өчен Вакыйф Нуриев бүләкләнде, өченче урында - "Алтын кашыклы яңгыр" әсәре өчен Ркаил Зәйдулла.
"Хикәя" номинациясендә беренче урында - "Дәвам" әсәре белән Рөстәм Галиуллин, икенче урында "Чоңгыл" әсәре өчен Әмирҗан Моталлапов, өченче урында - "Кәсеп кадере" хикәясе белән Фәнзәлия Бәдертдинова.
"Әдәби очерк" номинациясендә - Рабит Батулла, "Безнең заман каһарманы"; Гөлдәлифә Әхмәтгалиева, "Туган җирдә канатлылар"; Альберт Хәсәнов, "Бал корты".
Гөлнирә Абдрахманова "Татар-информ" хәбәрчесенә конкурсның алга таба да дәвам итәчәгенн әйтте.
Конкурсның приз фонды - 1 000 000 сум.
Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз