news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы буенча 70 гаилә тораклы булачак

2022 елда дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасы буенча, быел 70 гаилә өчен 5 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру ниятләнә.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

2022 елда дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Наил Залаков сүзләренчә, бүлеп бирелгән акчага торак төзү генә түгел, 34 районда 84 объектны тәртипкә китерү дә кертелгән.

«Авыл территорияләренең заманча йөзе» проекты буенча ике мәктәп төзелә, авыл клубы ремонтлана, 11 км га якын су белән тәэмин итү, 10 км газ белән тәэмин итү, 1 км канализация челтәрләре салына.

Ә 2021 елда «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасына 2,5 млрд сум акча бүленгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot