news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл советы җитәкчесен урлап, 6 миллион таләп иткән Башкортстан кешесен хөкем итәләр

Бу ир-ат үзе ясаган паровоз-мичне күрсәтү сәбәбе белән, авыл советы җитәкчесен өенә чакырган.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Авыл советы җитәкчесен урлап,  6 миллион таләп иткән өчен, Башкортстан кешесен хөкем итәләр. Башкортстанның Чишмә районы прокуратурасы 51 яшьлек ир-атка карата “законсыз корал әйләнеше”, “ике затка карата корал кулланып, кешене ирегеннән мәхрүм итү” һәм “корал кулланып, аеруча зур күләмдә талау” маддәләре буенча гаепләүне раслады. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы яза.

Узган елның ноябрендә ир-ат Чишмә авыл советы җитәкчесен гаражга ябып куйган, дип хәбәр иткәннәр Башкортстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Бу ир-ат  үзе ясаган паровоз-мичне күрсәтү сәбәбе белән, авыл советы җитәкчесен өенә чакырган. Җинаятьче түрәгә “Наган” системасындагы револьвер терәгән һәм тростан элмәк кидергән. Шул ук вакытта ул барлык гамәлләрне видеокамерага төшергән.

Аннары җинаятьче корбанының биленә шартлаткыч корылма макетын кидергән. Зыян күрүче белән бергә аның абыйсы – Чишмә районы башлыгы йортына киткән. Биредә ул корал белән янап, 6 миллион сум акча таләп иткән. Шул ук көнне район башлыгы танышларыннан 1 миллион сумнан артык акча җыйган һәм җинаятьчегә тапшырган, ә икенче көнне тагын 1,7 миллион сум биргән.

Бу кеше акча алгач, туганнарны җибәргән. Берничә көннән аны полиция тоткарлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot