Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасында катнашучылар акчалата ярдәм алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу – авылга яки зур булмаган шәһәргә эшкә күченү, тормышны җайга салу өчен 2 миллион сумга кадәр акча алу һәм ил үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә шулай диелә.
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы 2025 елда Россия Президенты йөкләмәсе белән «Авыл табибы» һәм «Авыл укытучысы» проектларының дәвамы буларак гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер мәдәният хезмәткәрләре – китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре, мәдәният йорты белгечләре, өстәмә белем бирү укытучылары да акчалата ярдәм ала.
Программада, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиянең барлык 87 төбәге дә катнаша. Булачак авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен 2,5 меңнән артык оешмадан 4,5 меңнән артык вакансия бар. Россия Мәдәният министрлыгының рәсми сәхифәсендә гариза тапшырырга һәм программаның нечкәлекләре белән танышырга мөмкин.
Түләүнең күләме төбәккә бәйле. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье яки Херсон өлкәләрендәге авылларга һәм кече шәһәрләргә, шулай ук Ерак Көнчыгыш төбәкләренә күчәргә карар кылучыларга – 2 миллион, башка субъектларда 1 миллион сум түләнәчәк.
Күп кенә төбәкләр авылга күченүдә өстәмә ярдәм күрсәтә: торак, коммуналь түләүләр буенча компенсацияләр, ипотека өчен субсидияләр, төзелеш өчен җир кишәрлекләре яки муниципаль фатир бирә. Мондый алым белгечләргә яңа урынга тизрәк җайлашырга һәм авылда яшәп калырга ярдәм итә.
Программа авылларда һәм кече шәһәрләрдә мәдәни тормышны үтемле һәм заманча итүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз