news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл мәктәбе 220 килограмм сарымсак, 2 мең баш кәбестә, суган, бәрәңге үстергән, җиләк сатып та акча эшләгән

Түбән Әлки мәктәбе ярдәмче хуҗалыгында 3 баш үгез, 100 каз, 200 бройлер чебиләре үсеп җиткән

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Әлки районындагы Түбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан.

Укучылар үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән. Мәктәп ашханәсендә балаларны тукландыру өчен 600 банкага якын кыяр, помидор тозлаганнар, төрле салатлар ясаганнар. 3 гектарлы участокта шактый кишер, суган, бәрәңге дә үстерелгән. Ярдәмче хуҗалыкта 3 баш үгез, 100 каз, 200 бройлер чебиләре дә үсеп җиткән, дип белдерә “Әлки хәбәрләре”газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100