news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл мәдәният йорты 100 мең сумлык грант откан

Әле акчаны нинди максатларга сарыф итәсе билгеле

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районының Кнәз мәдәният йорты Татарстан Республикасының Мәдәният министерлыгы грантына лаек булган.

“Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәни-күңел ачу учреждениесе” номинациясендә җиңү яулап, 100 мең сумлык грант оту сөенечен районның “Якты юл” газетасы белән әлеге учреждение директоры Тамара Тузеева уртаклаша. Грант акчасына алар видеокамера, профессиональ фотоаппарат, ноутбук алырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot