news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре ярышты

Авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре ярышты

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Татарстанның Алабуга шәһәр мәдәният йортында «Авыл мәдәният йортлары җитәкчеләренең осталыгын үстерү» дип исемләнгән республика бәйгесенең финалы булып үтте. Ул республика халыклары иҗтимагый һәм мәдәни агарту эшләре фәнни-методик үзәгенең методик оештыру бүлеге тарафыннан үткәрелде. Анда моңа кадәр республиканың Апас, Бөгелмә, Арча, Мамадыш һәм Әлки районнарында «Клуб хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерү» дип аталган зона бәйгеләрендә лауреат исеменә лаек булган җиде районнан авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Зона бәйгеләре авыл клубларының мәдәниятен үстерү һәм аның аша үзара тәҗрибә алмашу максатыннан оештырылган иде. Шул ук вакытта ул клуб хезмәткәрләренең аттестация үтүе дә булды.

Бәйгедә ярыш авыл мәдәнияте йортлары җитәкчеләренең визит карточкасы, мәдәният йорты директорының рекламасы дигән номинацияләр буенча һәм сорау-җавап рәвешендә үтте. Таләпләр шактый югары иде. Җиде лауреат арасыннан жюри Түбән Кама районының Каенлы авылы мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшинаны Гран-прига лаек дип тапты.

Беренче урыннар икәү булды. Аларны Баулы районының Кырымсарай мәдәният йорты директоры Елена Зелепухина һәм Апас районы Каратун авылы мәдәният йорты директоры Эльвира Кәримова яулады. Икенче урыннар исә Мамадыш районы Шәтке авылы мәдәният йорты директоры Илдар Вәлиев, Теләче районы Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова һәм Бөгелмә районы Зеленая Роща мәдәният йорты директоры Ольга Бородинага бирелде. Өченче урынга Әлки районы Старые Хурада авылы мәдәният йорты директоры А.Садивакина чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100