news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл клублары төзелеше республиканың кече компанияләре өчен кызыклы – И.Гыймаев

Министр урынбасары әйтүенчә, авыл клублары төзелешендә читтән катнашучылар юк.

Авыл клублары төзелеше республиканың кече компанияләре өчен кызыклы – И.Гыймаев
Султан Исхаков

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев авыл клублары төзелеше программасының кече төзелеш компанияләре өчен кызыклы булуын билгеләп узды.

Ул “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә авыл клублары төзелешендә республика компанияләре катнашуын әйтте. “Мондый объектлар төзелеше якынча 17 млн сумга төшә. Кече һәм урта төзелеш компанияләрен шушы эшкә җәлеп итү аларга үсеш өчен дә мөмкинлек. Гастарбайтерлар юк диярлек”, - дип белдерде министр урынбасары.

Илшат Гыймаев авыл клублары төзелешенә иганәче эшмәкәрләрнең дә үз өлешен кертүен билгеләп үтте. “Саба районы Явлаштау районында мәдәният йортында капремонт үткәрелгән иде. “Акташ” фирмасы төзегән бу объектта спорт, музыка белән шөгыльләнү өчен шартлар да бар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориал да бар. Моны төзелеш фирмасы җитәкчесе үз акчасына эшләде”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot