news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл китапханәсендә “Бер йотым чиста су” экологик дәресе үткәрелде

Балалар “Су сыйфатылары” дигән эксперимент үткәрде

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының Осинники авылы китапханәсендә “Бер йотым чиста су” экологик дәресе үткәрелде.

Ул су турындагы әңгәңгәмәдән башланды. Шигырьләр укыганнан соң, балалар “Су сыйфатылары” дигән эксперимент үткәрде. Алар барлык әйберләрнең дә суда эремәвен белде. Аннары чишмәгә суга да бардылар, чөнки ул һәм дару үләннәре генә авыруны савыктыра ала. Осинники чишмәсе районның экологик чиста зонасында урнашкан. Чара “Нәрсә ул су?” шигыре, йомгак ясау һәм бүләкләү белән тәмамланды, дип яза “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot