Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл кибетендә картадан акча алу мөмкинлеге турында закон проектын кабул иттеләр
Авылда яшәүчеләргә кибетләрдә картадан акча алу мөмкинлеге булачак. Татарстан депутатлары әзерләгән бу закон проектын Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кабул итәчәк дип сөйләде Икътисади сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе Максим Топилин.
«Документ Татарстан халкы инициативасы белән барлыкка килде: нәкъ менә алар шушы сорау белән мөрәҗәгать итте, чөнки банкоматлар һәм банк бүлекчәләре бөтен җирдә дә юк», – дип аңлатты парламентарий үзенең Телеграм-каналында.
Әлеге яңалык ярдәмендә, ерак урнашкан һәм аз халык яшәгән территориядә яшәүчеләр азык-төлек кибетләрендә һәм башка сәүдә-сервис оешмаларында банк картасыннан акча ала яки киресенчә, сала алачак. Моның өчен сәүдә ноктасы салым салуның патент системасын кулланырга һәм авыл җирендә урнашкан булырга тиеш.
Максим Топилин сүзләренчә, закон проектын әзерләүдә Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Станислав Наумов һәм Надежда Школкина катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз