Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл кешесе милләтне саклаучы – Фәүзия Бәйрәмова "Яңа гасыр" каналында
Татар авылын саклап калуда таяну ноктасы булып, милләт үзе генә тора ала, дип искәртә язучы.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). "Татар авылын саклап калуда таяну ноктасы булып милләт үзе генә булып тора ала", – ди язучы, галимә Фәүзия Бәйрәмова. Ул бу хакта "ТНВ" телеканалының "Таяну ноктасы" тапшыруында әйтте.
"Татар авылын саклап калуда таяну ноктасы булып милләт үзе генә булып тора ала. Авыл халкы моны аңларга тиеш – бүген авыл татар милләтен саклап калу миссиясен үти. Заманында дәүләтләребез җимерелгәндә дә Казаннан, Әстерханнардан сөрелгән татарлар авыл-авыл булып укмашып яшәп, телне, тарихны, динне, гореф-гадәтләрне шунда саклап калганнар. Авылның бурычы бәрәңге, мал үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү генә түгел, аның милләтне саклап калу миссиясе дә бар, дәүләт тә шуны аңларга тиеш. Басу-кырда эшләүче кешеләр алар иген чәчүче генә түгел, алар телне саклаучылар да. Шәһәр халкын күпкатлы йортта канализация торбасы гына берләштерә, авыл халкын аның кырлары, урманнары, урамнары, тел, моң, рух берләштерә. Рухи генофондны – татар авылы саклый, авыл халкы моны аңласын иде", – ди галимә.
Шул ук вакытта әлеге тапшыруда катнашкан журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә: "Әгәр дә шәһәргә авылдан яшәргә кешеләр килеп тормаса, шәһәрдә хәзер өченче буын татарлар "урыслашыр" иде, татар зыялылары үсмәс иде. Әгәр милләтнең шәһәр зыялысы булмыйча, авыл крестьян халкыныкы гына булып кына кала икән, без крестьян милләте генә булачакбыз. Депутаты, язучысы, министры да шуннан килә", – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз