news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл кешеләрен диспансеризациягә бушлай алып барырга тәкъдим иттеләр

Татьяна Голикова өлкәннәрне медицина оешмаларына йөртү өчен акча «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектында каралганлыгын әйтте.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова төбәк хакимиятләрен ерак торак пунктларда яшәүчеләргә диспансеризация узуда бушлай йөрүне оештырырга чакырды. Бу фикерен ул чәршәмбе көнне Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

«Мин авыл торак пунктларына һәм кече шәһәрләргә игътибарны җәлеп итәргә телим. Кызганыч, аларда үлем дәрәҗәсе югары. Биредә диспансеризация үтү өчен халыкны яшәү урыныннан медицина оешмаларына түләүсез йөртү бик мөһим», - диде ул.

Моның өчен күчмә хезмәтләр, шулай ук бушлай транспорт оештырырга кирәк, дип өстәде Голикова. Ул «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектында өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына алып килү һәм кире кайтару өчен автотранспорт сатып алуга акча каралганлыгын әйтте.

Аның сүзләренчә, 2018 елда диспансеризацияне 21 млн россияле узган булса, 2019 елда гражданнарны тикшерү өч тапкыр күбрәк башкарылырга - 62 млн кеше узарга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100