Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл җирлекләре башлыкларының каникулга кайткан балаларга игътибарын арттыруны сорыйлар
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова район һәм авыл җирлекләре башлыкларына каникулга кайткан балаларның авто- һәм мототехникада йөрүләренә игътибарлы булуларын сорады. Бу мәсьәләне ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәхетсезлек очраклары аркасында язгы-җәйге чорда балаларның имгәнүенә һәм үлеменә багышланган матбугат очрашуында күтәрде.
«Балалар үлеме – дәүләт һәм гаилә өчен дә зур фаҗига. Без барыбыз да хәвефләнерлек сорауларда вакытында чарасын күрергә тиеш», – диде ул.
Ул җәен шәһәрдән авылга кайткан үсмерләрнең машиналарга, мотоциклларга утырып чыгып китүе бәхетсезлек белән тәмамланган очраклар күп булуына игътибарны юнәлтте.
«Балалар әби-бабайларына кайта да, әти-әниләр, кагыйдә буларак, шәһәрдә кала. Автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын балалар алырлык җирдә калдырырга ярамый, бик игътибар белән күзәтергә кирәк. Балага инде 15 яшь, ул машина йөртә белә дип әйтә күрмәгез, бу яшьтә инде балалар үз гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. Баласы руль артына утырган әти-әниләр дә җавап тота. Авыл җирлекләре башлыклары гадәттә авылга кемнәр кайтканын күрә, белә. Балаларга техника ышанып тапшыра күрмәсеннәр өчен, алар әби-бабайлар белән сөйләшүләр үткәрсен иде», – дип үтенечен җиткерде Светлана Захарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз