news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл җирлекләре башлыклары еш алмашына – Минсәгыйть Шакиров

Минсәгыйть Шакиров муниципаль хезмәтнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кирәк, дип саный.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл җирлекләре башлыклары еш алмашынуы тенденциясе быел да сакланган. Бу хакта бүген “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең XI съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров белдерде.

“Узган съездда да без бу уңайдан борчуыбызны белдергән идек. Кызганыч, бу күренеш быел да күзәтелде. 72 башлык алмашынды”, - дип белдерде Минсәгыйть Шакиров. Аның әйтүенчә, кадрларда тотрыксызлык район дәрәҗәсенә дә күчә: район башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары алмашынып тора. “Соңгы елларда бу күрсәткеч 20-40 процент тирәсендә тибрәлә”, - ди ул. Минсәгыйть Шакиров, бу нисбәттән, муниципаль хезмәтнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кирәк, дип саный. Аның фикеренчә, мондый чараларның берсе пенсия күләмен күтәрү була алыр иде. Минсәгыйть Шакиров муниципаль хезмәткәрләрнең тотрыклы эшен тәэмин итүдә Татарстан Президентына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Докладчы быел авыл җирлекләре биналарын төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылганын шәрехләп, 2016 елда 78 бинаның капиталь ремонтланганын, 2017 елда 42 бинага төзекләндерү үткәреләчәген һәм 11 яңа бина төзелеше ниятләнүен әйтте. Моның өчен ул Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100