news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарыннан документлар урлау очраклары Лаеш районында теркәлмәгән

Хокук саклау хезмәткәрләре гражданнарны уяу булырга өнди

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Соңгы вакытта авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарыннан мөлкәт урлау очраклары ешайды. Явыз ниятлеләрне акча, нотариаль штамплар, печатьләр, оргтехника һәм документлар кызыксындыра. Шул исәптән туу, үлү, никах теркәү, ата булуны билгеләү турында таныклык бланклары да урлана.

Лаеш районында мондый очраклар теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны уяурак булырга, башкарма комитет урнашкан урын, аның эш режимы белән кызыксынучы таныш түгел кешеләргә игътибар итәргә чакыра, дип белдерә “Кама ягы” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot