news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл җирлегендә арендага бирелә торган торак төзелешенә акча бүленәчәк

Россия Хөкүмәте авыл җирендә арендага бирелә торган торак төзелешенә 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлдерәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә хәбәр итте. «Российская газета» шул хакта яза.

Шушы акча хисабына якындагы ел ярым эчендә 18 төбәктә якынча 19 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе мондый чаралар авылга квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәр дип көтә. Шул ук вакытта, кеше авылда эшләвен дәвам иткән очракта, аны сатып алу мөмкинлеге каралган, дип искәртте Мишустин.

news_right_1
news_right_2
news_bot