news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл җирлегендә яшисең икән, шөгылең булырга тиеш - Шакировлар

Биектау районы Мәндәл авылында яшәүче Руслан һәм Гөлнара быел бакча җиләге үстереп-сату белән шөгыльләнә башлаган.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Биектау районы Мәндәл авылында яшәүче Шакировлар быел бакча җиләге үстереп-сату белән шөгыльләнә башлаган. Моның өчен махсус Италиядән 1,6 млн сумга 80 мең үсентеләр кайтартканнар.

"Җиләк үстерү - хатыным Гөлнара идеясе. Мин исә каршы килмәдем. Өстәвенә, безнең районда җиләк үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә юк", - диде Руслан Шакиров.

Аның сүзләренә тормыш иптәше Гөлнара ханым да кушыла. "Авыл җирлегендә яшисең икән, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, тормыш алып барырга кирәк. Терлекчелеккә бик күңелем ятмый. Шуңа да үсемлекчелекне сайладык. 20 гектар җиребезнең 2 гектарына быел җиләк утырттык", - диде ул.

Быел алар әле уңыш алмаган. Тәҗрибәле агрономнар киңәшен тотып, җиләкнең чәчәкләрен өзеп кенә чыкканнар. Бу - киләсе ел уңышы күбрәк булсын, үсенте җиргә яхшырак берексен өчен эшләнелә.

Быел алар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алуга иреште.

"Грант безнең өчен бик зур ярдәм, билгеле. Бу алга таба үсеш, эш өчен өтәргеч булып тора", - ди гаилә башлыгы.

Керем турында уйланырга әле иртәрәк, ди Руслан Шакиров, үсемлекчелекнең табигать шартларына нык бәйле булуын истә тотып. Җиләк үстерүнең нечкәлекләрен өйрәнү дә сорала. Авыл хуҗалыгы техникасы булмау да үзен сиздерә, ди КФХ хуҗасы. Алдагы елларда, керемгә карап, Шакировлар җиләк мәйданын арттырырга планлаштыра. Алар ел саен берәр гектарга артыграк бакча җиләге утыртачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100