news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте

Яңа Чишмәнең авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте
Ирина Лобачева

Яңа Чишмә районы Екатерина авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Узган елның көзендә Александрның бертуганы Дмитрий өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына озатылды һәм язын Александр аның янына — Херсон өлкәсенә гуманитар ярдәм белән барды. Май ахырында Дмитрий Екатерина Бистәсенә кыска вакытлы ялга кайтып киткән иде.

Шулай итеп, Александр да (сүз уңаеннан, ул запастагы офицер — өлкән лейтенант) үз теләге белән махсус операция зонасына китәргә карар кылды. Ул үзенең карарын дөрес һәм кирәкле дип саный.

Александр Хорьковны район хакимиятендә җыелган хезмәттәшләре, дуслары, туганнары озатты.

«Александр чын патриот, без аның белән горурланабыз, ул кабул иткән карар офицер кешенең батыр һәм намуслы булуын күрсәтә. Без барыбыз да аның исән-сау һәм Җиңү белән кайтуын көтәчәкбез», — диде район башлыгы Вячеслав Козлов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100