news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл җирендә йорт салу өчен 2,7 процентлы ипотека бирелә

YouTube каналында оештырылган «Татарстан онлайн» тапшыруында авыл ипотекасының уңай яклары турында фикер алыштылар.

Авыл җирендә йорт салу өчен 2,7 процентлы ипотека бирелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Авыл җирендә йорт салу өчен 2,7 процентлы ипотека бирелә. Бу хакта YouTube каналында туры эфирда «Татарстан онлайн» тапшыруында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов әйтте.

«Бу ипотека авыл җире өчен каралган. Әлеге программа Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша тормышка ашырыла. Ипотека 3 процентка кадәр, урыны белән 2,7 процентны тәшкил итә. Мондый ипотеканы 30 меңнән кимрәк кеше яши торган торак пунктларда, авыл җирлегендә йорт салу өчен алып була. Аны һичшиксез кулланырга кирәк», — ди Фәрит Хәнифов.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренә караганда, безнең республикада бу билгеләргә туры килә торган торак пунктлар күп.

«Шәһәр яннарында шәхси торак төзелеше киң колач алган. Кызганыч, моның бер минусы бар. Шәхси йорт төзелеше инженерлык коммуникацияләре төзелү белән синхронлаштырылмаган. Без бу мәсьәләне хәл итү өчен эшлибез. Шәхси торакны төзү программасы барлыкка килер дип уйлыйбыз. Шушы өлкәдә тоткарлыклар тудырган сорауларны ачыклап, хәл итәргә исәплибез», — диде Фәрит Хәнифов.

Министр сүзләренчә, шәхси йорт төзү кешеләр өчен бик отышлы. Кризис башлануга шәхси йортлар төзелү арта.

«Ел саен кимендә 36 процент шәхси йорт төзүне күздә тотсак, 2008-2009, 2014 елларда бу сан 56 процентны тәшкил итткән иде», — дип искә төшерде Фәрит Ханифов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100