news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Авыл җирендә яшәүче халыкның 23 проценты гына чиста су куллана
2009 елда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе авыл җирендәге эчә һәм хуҗалыкта кулланыла торган су чыганакларын лицензияләү эшенә зур игътибар бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина) 2009 елда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе авыл җирендәге эчә һәм хуҗалыкта кулланыла торган су чыганакларын лицензияләү эшенә зур игътибар бирде. Республика буенча яхшы сыйфатлы су белән халыкның 65 проценты тәэмин ителгән булса, авыл җирендә исә чиста суны халыкның нибары 23 проценты гына куллана. Бу турыда ведомствоның коллегия утырышында аның башлыгы Виктор Морозов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары алдында авыллардагы су чыганакларын санитария таләпләренә туры китерү, су сыйфатын контрольдә тоту бурычы тора.
“Соңгы вакытта халык эчә һәм хуҗалыкта куллана торган, ял итү урыннарындагы су объектларының югары дәрәҗәдә пычрануын күзәтергә туры килә. Халык коена торган 190 урынның нибары 15е генә пляж статусына ия. Шуңа күрә бүген без халык ял иткән урыннардагы сулыкларның эпидемиологик һәм экологик иминлеген тәэмин итәргә тиеш”, - диде ведомство башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot