news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл җирендә кешеләрне беркетү һәм аларның яшәү шартларын яхшыртырга тырышу мөһим – Фәрит Мөхәммәтшин

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре барышында торак йорттан фатир ачкычлары тапшыруда һәм күп функцияле комплекс ачуда катнашты

 (Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Кичә Питрәчтә социаль ипот ека программасы буенча салынган торак йорт фатирларыннан ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Әлеге йортта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм ятимнәр гомер итәчәк. Шушы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров һ.б. катнашты.

ТР парламенты башлыгы Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда авыл кешесенә ярдәм итү юнәлеше алынган. “Бу максатка авылларда фельдшерлык-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары төзү, аз комплектлы мәктәпләргә булышу программалары хезмәт итә. Авыл халкы өчен шундый шартлар булдыру аша без күп милләтлелекне, матур традицияләрне саклап калырга телибез”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Питрәчтә соңгы елларда төзелеш эшләре актив алып барылуына игътибар итте, шуның нәтиҗәсендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары торак белән тәэмин ителде, гражданнарның башка категорияләре өчен торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре булдырылды. Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яңа торак йортлар янәшәсендә балалар бакчасы, мәктәп тә кирәк.

Биредә соципотека программасы буенча 45,3 млн. сумга салынган 36 фатирлы йорт 1 июльдә файдаланылышка тапшырылган. Гомумән, соңгы 3 елда районда 8,7 мең кв.м торак файдаланылышка тапшырылган, ноябрьдә тагын 27 фатирлы йорт тапшырылачак. Социаль ипотека программасы буенча исәптә 87 гаилә тора. Татарстанда дәүләтнең социаль ипотека программасы “Бердәм Россия” партиясе этәргече белән гамәлгә ашырылуын билгеләп үтү урынлы. Тулаем алганда, 2009- 2013 елларда 47 меңнән артык яңа фатир төзелгән.

Питрәч районы Пановка авылында кичә күп функцияле комплекс – 200 урынга исәпләнгән авыл клубы ачылды. Төзелеш эшләре быел февральда башланып, шуңа 11,2 млн. сум акча киткән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, күп функцияле үзәк ачылышы – күптән көтелгән вакыйга. Эдуард Дияров игътибарны юнәлтеп, районда тагын күп функцияле бер үзәк реконструкцияләнә, Шәледә 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә, 3 мәктәп реконструкцияләнә, шул исәптән Пановкада да, диде.

Пановка авылы мәдәният йорты базасында төрле музыкаль коллективлар, фольклор һәм спорт түгәрәкләре эшли. Күп функцияле яңа үзәктә исә китапханә филиалы һәм саклык кассасы урнашачак.

Татарстанда авыл клублары төзелеше программасы кысаларында барлыгы 9 мең кешегә исәпләнгән 47 мәдәният объекты төзелә. “Бердәм Россия” партиясе авылларның социаль үсешенә, мәдәни традицияләр сакланышына игътибар белән карый һәм партия проектлары кысаларында авыл клубларын, китапханәләрне җиһазлауда булыша.

Ф.Мөхәммәтшин Пановка халкын күп функцияле заманча комплекс ачылышы белән котлады, шулай ук авылда уңайлыклар җитенкерәмәвенә дә игътибар итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре барышында “Рыбхоз “Ушня” ААҖнең бассейн тибындагы балыкчылык базасын карады, җитештерү үзлекләре белән танышты.

Сәфәренә нәтиҗә чыгарып, ТР парламенты башлыгы Ф.Мөхәммәтшин: “Без авыл җирлегендә эшләр торышы белән җитди борчылабыз. Бу җир эшкәртү генә түгел, республиканың социаль структурасы нигезе дә. Авыл җирендә гомер итүче төрле халыкларның теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре сакланышына бәйле мәсьәләләре бу”, - диде.

Аның сүзләренчә, республикада шушы максатларда тормышка ашырыла торган программалар авылда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын комплекслы хәл итүгә корылган. “Авыл җирендә кешеләрне беркетү һәм аларның яшәү шартларын яхшыртырга тырышу мөһим”, - диде Ф.Мөхәммәтшин бу уңайдан.

Питрәч районы өчен исә актуаль мәсьәлә дип, Ф.Мөхәммәтшин юллар проблемасын атады. Бюджетта каралган акчалар яңа йортлар, балалар бакчалары яки күп функцияле комплекслар янындагы юлларны асфальтларга гына җитәрлек, диде ул.

Тулаем, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Питрәч районы үсештә, демографик хәл яхшыра; яңа йортлар салып кую авыл җиренә яшь белгечләрне тартуга ярдәм итә һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга авылга кайту мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot