Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл ипотекасын өч процентлы ставка белән бирәчәк банк билгеле булды
Механизмны 2020 елның мартында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. «Федераль бюджет турында»гы закон нигезендә быел ташламалы авыл ипотекасын финанслау күләме 1 млрд сум булачак.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ккредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1 проценттан 3 процентка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була.
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл ипотекасының төп бурычы — авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның маенда расланган иде. 2020-2025 елларда аның финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум булачак, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан биреләчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзелгәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемщиклардан гаризалар җыю һәм эшкәртү эшен башлыйлар, ә Министрлык аларның реестрын раслый, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека бирә башлау мөмкинлеген бирәчәк.
Ташламалы кредит күләме Россия Федерациясе авыл территорияләре өчен 3 миллион сум булачак, Ерак Көнчыгыш федераль округыннан тыш, аларныкы — 5 миллион сум. Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе территорияләре программада катнашмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз