Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл ипотекасын алу буенча Лаеш, Питрәч, Биектау районнары алдынгы урында
Татарстанда ипотека алучыларның яртысы өч районга туры килә.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Лаеш, Питрәч, Биектау районнары авыл ипотекасын алу буенча лидер булган.
«Бу районнарга Татарстанда авыл ипотекасын алучыларның 50 проценты туры килә», — диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган матбугат очрашуында «Росссельхозбанк» ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Ләлә Кудерметова.
Аның сүзләренчә, Татарстанның ерак районнарындагы авылларда да ипотека алучылар бар. «Ипотека алырга теләүчеләр арасында әзер торакка ихтыяҗ зур. Төзелеп килүче торак алырга теләүчеләр күпкә азрак», — ди ул.
Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Узган елны Татарстанда 3,8 млрд сумга 1693 кредит бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз