Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл икмәк пешерүчеләре кубогы бәйгесенә гаризалар кабул ителә
«Россия авыл икмәк пешерүчеләре кубогы» бөтенроссия конкурсы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Конкурсның төп максаты - төбәкләрдә икмәк пешерү казанышларын популярлаштыру һәм бүләкләү, авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен хезмәт базары мөмкинлекләрен киңәйтү, икмәк пешерү эшендә иң яхшы практикларны ачыклау, яшь һәм тәҗрибәле икмәк пешерүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру, шулай ук шәһәр яны территорияләрен ныгыту һәм үстерү өчен квалификацияле белгечләр җәлеп итү.
Бәйгедә икмәк пешерүчеләр, кондитерлар һәм авыл җирендә урнашкан кече һәм урта предприятиеләрдән икмәк пешерү өлкәсендәге башка белгечләр катнаша ала.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
«Россия авыл икмәк пешерүчеләре кубогы»на 2025 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз