news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыкларының традицион ярминкәләре Казанда 5 октябрь көнне узачак

Моның өчен 7 мәйданчык әзерләнә

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Авыл хуҗалыкларының традицион ярминкәләре Казанда 5 октябрь көнне узачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 4 октябрь Корбан бәйрәме үткәрелү белән бәйле рәвештә һәм гражданнардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, ярминкәләрнең үткәрү вакытын үзгәртергә карар кылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Ярминкәләр шәһәрнең 7 мәйданында узачак:

Совет районында – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр ур.,2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Совет ур., 18).

Яңа Савин районында – “Яңа Савин районының күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта (Адоратский ур., 21).

Авиатөзелеш районында – 123 нче номерлы һөнәри лицей каршында (Дементьев ур., 39).

Мәскәү районында – Коләхмәтов һәм Восстание урамнары кисешкән урында (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория)

Киров районында - “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайск ур., 152/2).

Вахитов районында – Чехов базары артындагы мәйданчыкта (Достоевский урамы буенча).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100