Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгында яңа һөнәр барлыкка килергә мөмкин
Кайбер һөнәрләрнең атамаларын яңарту да күздә тотыла, алар тагын да заманчарак һәм матуррак яңгыраячак.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк. Әйтик, авыл хуҗалыгында - «ситифермер», мәгълүмати технологияләр өлкәсендә - «мәгълүмати ресурслар операторы», «компьютер челтәрләрен көйләүче» кебек һөнәрләр пәйда булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шул ук вакытта, «цифрлы мәгълүматны эшкәртү буенча мастер» һөнәре (элегрәк ул ЭВМ операторы дип атала иде) тарихта гына калачак.
Экспертлар исәпләп чыгарганча, хәзерге вакытта 120гә якын ихтыяҗ булмаган белгечлек бар, бу элекке исемлекнең бик нык искерүе хакында сөйли.
Кайбер һөнәрләрнең атамаларын яңарту да күздә тотыла, алар тагын да заманчарак һәм матуррак яңгыраячак. Мисал өчен, элегрәк авыл хуҗалыгында дүрт белгечлек (авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мастер, тракторчы-машинист, электр җиһазын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер) бар иде. Хәзер аларны «авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү буенча мастер» дигән яңа профессия алыштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз