Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә коррупциягә каршы торырга киңәш иттеләр
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оештырылган җыелышта яшь белгечләргә дәүләт акчаларын нәтиҗәле тотуның мөһимлеген аңлаттылар.
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Казанда Игенчеләр сараенда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр белән очрашу узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эшләү, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм аңа караган оешмалар эшендә хәбәрдарлыкны тәэмин итү, яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев белгечләргә агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. «Барысы 37ләп юнәлеш бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бюджет акчаларын тотканда коррупция гамәлләрен минимальләштерү – министрлыкның төп бурычларыннан берсе санала», – дип ассызыклады Рәсил Гыйләҗев.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гражданнардан керә торган тәкъдимнәр, гаризалар һәм шикаятьләр аерым контрольдә тора, диде ул. Чөнки гражданнар мөрәҗәгатьләренә вакытында игътибар итү – коррупциягә каршы көрәшнең мөһим өлеше.
Рәсил Гыйләҗев яшь белгечләрне кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз