news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгына ярдәм системасы үзгәрә - үсемлекчелек өстенлекле тармак булудан туктый

Терлекчелекне бетерүче кече хуҗалыклар дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителә.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда авыл хуҗалыгы өлкәсенә субсидияләр бирү системасы үзгәрә. Ярдәмнең күбрәк өлеше терлекчелеккә һәм җитештерү өлкәсенә бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе хәбәр итә.

Берлек ярдәм күләме артуын куанычлы хәл дип белдерә. Владимир Путин үзенең ахыргы матбугат конференциясендә киләсе ел бюджетына машина төзелешенә 7,5 миллиард сум, шул ук вакытта авыл хуҗалыгына ярдәм максатыннан 216 миллиард сум акча салынуын билгеләп үтте.

Бюджет авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кредит оешмаларына кредитлардан алып бетерә алмаган керемнәре өчен 2017 елда - 16,170 млрд, 2018 елда - 12,652 млрд һәм 2019 елда 12,342 млрд сум өстәмә субсидияләр бирүне карый.

Терлекчелек һәм җитештерү - өстенлекле юнәлеш

Ярдәм итү структурасы үзгәрә — үсемчелеккә игътибар бераз кими, ә өстенлекле юнәлеш булып терлекчелек өлкәсе кала һәм эшкәртү тармагы өстәлә. Бу илдә терлекчелек продукциясенә ихтыяҗ булудан тора: сөт, ит җитешми һәм федераль акчалар беренче чиратта шунда юнәлтелә.

28 ноябрьдә премьер-министр Дмитрий Медведев җитештерүдә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган авыл хуҗалыгы продуктлары исемлеге булган карарны имзалады. Исемлектә ит һәм ит ризыклары, эшкәртелгән һәм консервланган яшелчә, җиләк-җимеш, май, сөт һәм оннан әзерләнгән ризыклар, ярмалар, крахмаллар, эчемлекләр һәм башкалар бар.

Экспортка чыгару буенча дөнья лидеры булган ашлыкны инде экономияли башладылар һәм бу, мөгаен, дәвам итәчәк.

Өстенлекле юнәлешләрнең тагын берсе - кече хуҗалыклар

Тулаем алганда, хуҗалык итүнең кече форма эшчәнлекләренә 30лап төр дәүләт ярдәме күрсәтелә. Үсемчелектә күзгә ташланганнары: гектарга тотылган чыгымнарга компенсация субсидияләре, элиталы орлыклар алуга, мелиорациягә, авыл хуҗалыгы техникасын алуга субсидияләр.

Соңгы икесе буенча кызыклы фактлар бар. Беренчесе – закон нигезендә субсидия күләменнән 25 процентын сатып алучы түгел, Россия техникасын җитештерүче ала. Биредә аның өчен дә бәя киметелү күзаллана. Субсидия күләме әле билгеле түгел. Һәм икенчесе – кем дә кем үз хуҗалыгында терлекчелекне бетерә, ул әлеге субсидияне алалмый.

Терлекчелектәге субсидия 1 килограм җитештерелгән һәм сатылган сөткә, нәселле һәм ана мөгезле эре терлек сатып алуга һәм тотуга, нәселле яшь таналар алуга һәм кирәк-ярак алуга каралган. Күләме артачак. 2017 елда түләүләр яңа формада булачак — субсидияләр программа буенча бирелмәячәк, төбәкләр кая кирәк булса акчаларны шунда юнәлтүне үзләре хәл итәчәк.

Яңалыкларның плюсларын һәм минусларны вакыт күрсәтер. Аграрийлар исә кагыйдәләрне еш алыштырырга кирәмәве белән ризалаша. Болай эшләү җитештерүчеләргә озак вакытка эшчәнлекләрен планлаштыруга комачаулык тудыра, дип яза сайт
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100