Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчә, ит, балык һәм бал бәяләре – исемлек
2018 елның сентябрендә Татарстанда көзге ярминкәләр башланып китте, алар 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). 2018 елның 15 сентябрендә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителгән көзге ярминкәләр башланып китте. Ярминкәләр шәһәр һәм район үзәкләрендә һәр атна саен оештырыла.
Казанда ярминкәләр берьюлы ундүрт урында һәр шимбә көнне 08.00-14.00 сәгатьләрдә эшли.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ярминкәләрдә төрле районнардан фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче предприятиеләр катнаша. Биредә яшелчәләр, ит, балык, бал һәм башка продукцияләрне кибеттәгедән очсызрак бәягә алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз