news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тукайлылар актив катнаша

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

(Тукай районы, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Тукай районы җитештерүчеләре бу сезонда яңа территориягә – ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы янындагы мәйданчыгына беркетелгән иде. Сатуларын шунда дәвам итүчеләр дә бар, урын уңайсыз, сатып алучылар аз йөри дип, Шамил Усманов урамына, Галиәскәр Камал бульварына чыгучылар да бар. Күпчелеге Сарман трактында саткан вакытларын сагына, анда шәһәрнең үзәге, халык та күп йөри, үз клиентларыбыз да тупланган иде, диләр.

Төзүчеләр стадионы янындагы территория иркен, уңайлыклар тудырылган, үз транспортың булганда килдең дә, теләгән продукцияңне төяп киттең. Ә менә маршрут автобусы белән йөрүчеләргә, авыр пакетларны күтәреп, тукталышка кадәр шактый атларга туры килә. Белмәгән кешегә мәйданчыкны табуы да кыенрак. Шуңа күрә халык әлегә бу урынга килергә атлыгып тормый, дип яза җирле басма.

Шуңа күрә тукайлылар әлеге яңа мәйданчыкка беркетелгән булуга карамастан, сәүдә итәргә башка участокларга чыга. Шамил Усманов проспектына узган шимбәдә без дә күз салдык. Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Алабуга, Мөслим кебек якын-тирә районнардан килгән җитештерүчеләр белән берлектә, бик күп булмасалар да, тукайлылар да бар иде монда. Ярминкә Пушкин урамыннан башлап Вахитов проспектына кадәр бер озын рәткә урнашкан, бер башыннан икенчесенә чыгу өчен шактый атларга кирәк. Шунысы начар: урам башыннан транспортны кертү тыелса да, халык йөри торган урыннан машиналар да еш узып китә.

Сатып алучылар канәгать, без аралашкан кешеләр арасында дәгъвалы сүз әйтүчеләр булмады. «Көзге ярминкәләрне көтеп алабыз, продукция чиста, бәяләре дә чагыштырмача югары түгел», – диләр.

Бәяләргә килгәндә, ярминкәдә кош итенең килограммын якынча 160 сумнан, бер каз түшкәсен, зурлыгына карап, 1200-1600 сумнан, индоутканың түшкәсен 1300-1800 сумнан, дуңгыз итенең килосын 180-250 сумнан, сыер итен 280-320 сумнан, сарык итен 300-320 сумнан, бәрәңгенең килограммын 15 сумнан, сеткасын 120 сумнан, 3 литрлы балны 1200 сумнан саталар. Атланмайның килограммы 280, Мөслим мае 410 сум дигән бәяләр күзгә чалынды. Әлбәттә инде, базар булгач, сатулашучылар, бәяне бераз булса да төшерүчеләр дә бар. Ара-тирә киез итекләр, өс киемнәре сатучылар да күренгәли.

Югары Суыксудан килгән Айсылу һәм Камил Ефимовлар биредә сыер ите саталар. Палаткалары янында халык чират тора. «Өч-дүрт ел инде шушы эш белән шөгыльләнәбез. Бу сезонда гел шушы мәйданчыкка чыктык. Бер көндә бер баш баш сыер итен сатып бетерәбез – безгә шул җитә. Узган ел Сарман трактында саттык. Әлбәттә, анда безнең өчен уңайрак иде. Бер баш малдан, зурлыгына карап, 30-50 мең сумлык ит сатабыз. Чыгымнарын чигерсәк, табышы бераз кала инде. Продукцияне һәрвакыт ярминкәдә сатабыз, шуңа күрә ул безгә бик кирәк. Һәм, әлбәттә, аның уңайлы урында урнашуы мөһим», – ди Камил.

Күзкәйдән пенсионерлар Саҗидә һәм Наил Каюмовлар тавык, каз, индоутка итләре алып килгәннәр. «Бер җәйгә 100-150 башлап кош-корт үстерәбез, бары тик ярминкәләрдә генә сатабыз. Сарман тарктында ярминкә туктатылгач, Төзүчеләр стадионына чыгып карадык, алучы булмады. Монда сәүдә ярыйсы бара. Бу мәйданчыкны да япмасыннар инде», – диләр Каюмовлар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, октябрь аенда район җитештерүчеләре ярминкәләрдә 32 ноктада сәүдә алып барган, барлыгы 22 млн сумлык продукция саткан. Көзге ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Район башкарма комитетының икътисад бүлегендә хәбәр итүләренчә, 16, 23, 24 декабрьдә Төзүчеләр стадионында һәм 16, 17, 23, 24 декабрьдә Шамил Усманов урамында махсус «Яңа ел казы» ярминкәләре уздырылыр дип көтелә, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100