Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тикшерелгән азык-төлек кенә сатылачак
Ярминкәләрдә ветеринария берләшмәсе белгечләре кизү тора.
(Казань, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сыйфатсыз азык-төлек кертелмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерде.
Спикер сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим ителгән продукция ветеринар лабораторияләрдә тикшереләчәк. Куркынычсыз дип табылган продукция генә сатуга чыгарыла. Габделхак Мотыйгуллин ярминкәгә китерелгән азык-төлекнең сыйфаты беренче урында торырга тиешлеген әйтте. «Сату мәйданында тәкъдим ителгән азык-төлекнең сыйфатына ветеринария берләшмәсе белгечләре бәя бирәчәк», — диде ул.
Габделхак Мотыйгуллин ярминкәләрдә сөтне шешәләп сату ярамавын, аны реализацияләү борып ачыла торган кран белән җиһазландырылган махсус савытларда башкарылырга тиешлеген искәртте. Йогышлы авырулары булмаган хуҗалык сөте генә сатуга кертелә.
«Ит һәм ит продукциясе ярминкәгә экспертиза үткәннән соң гына чыгарыла. Барлык документлар тәртиптә булырга тиеш. Итне элеп куйган килеш кенә күчерү рөхсәт ителә. Продукция китерә торган транспортның кузовына санитар эшкәртү уздырыла. Ит — сату мәйданында, махсус урында ваклана», — дип сөйләде идарә башлыгы урынбасары.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы һәм товар җитештерүчеләр өчен социаль әһәмияткә ия. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аерым контролендә тора, дип йомгаклады сүзен Габделхак Мотыйгуллин.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә азык-төлекне сәүдә челтәрләренә караганда түбән бәядән сатып алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз